Физика чэй эчкэндэ кирэкме? (Сагида Валиева) в библиотеке 2berega.spb.ru
 
 

Логин

Регистрация
Пароль
Забыли пароль?


ГЛАВНАЯ

ШКОЛЫ

ДЕТСАДЫ

КУЛЬТУРА, СПОРТ ...

КАРТА

БИБЛИОТЕКА

СООБЩЕСТВА

КОНКУРСЫ





Библиотека - Статьи

Физика чэй эчкэндэ кирэкме?


ОПИСАНИЕ

Название: Физика чэй эчкэндэ кирэкме?
Тип: Статья
Автор: Сагида Валиева
Предмет: Физика
Класс: 8 класс
Описание:


Тема: Чәй эчкәндә физика кирәкме?
Максат:
укучыларга чәйнең файдалы, арганлыкны бетерүче һәм зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы һәм тәнне сафландыручы хуш ис бөркеп торучы шулай ук кунакларга бирү өчен һәм көндәлек тормышта иң кирәкле эчемлек икәнен аңлату. Чәйне эчкәндә физика, әдәбият, сәнгать һәм тарих фәннәре белән дә бәйле булуын укучыларга җиткерү. Укучылар физика, әдәбият, сәнгать һәм тарих фәннәренең бәйлелеген һәм әһәмиятен чәй эчкән саен искә төшерсеннәр һәм буыннан буынга кунакны чәй белән сыйлау гадәте югалмасын дигән максаттан чыгып үткәрелә.
Җиһазлау:
11 нче класс укучылары Сөләйманова Алсу, Галимҗанова Гөлназ, Моратова Раилә төзегән Физика чәй эчкәндә дип аталган презентация, мультимедийный проектор, экран, 2 командага өстәлләр, урындыклар.
Катнашалар:
8 нче класс укучылары-КВН да,
11 нче класс укучылары ярдәмчеләр-жюри.
Класстан тыш чара барышы.
I Кереш сүз.
Чәй...Татарстанда олылар да, балалар да ярата торган бу традицион, гадәтләнелгән эчемлекне белмәүче кешене табып булмастыр, мөгаен. Елның теләсә кайсы фасылында куырып ала торган ачы суык булсынмы яисә түзеп тора алмаслык эссеме бездә күңелне күтәреп җибәрүче һәм җанны иркенәйтүче, арыганлыкны бетерүче һәм зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы һәм тәнне сафландыручы хуш ис бөркеп торган бер чынаяк чәйдән башка һич тә мөмкин түгел.
Эчсәң чәй җанда җәй, - диелә татар мәкалендә. Милли эчемлеккә һәм кунакчылык символына әверелеп, чәй менә инде күпме гасырлар дәвамында Татарстан халыкларын куандырып килә. Ул гадәти көннәрдә дә, бәйрәмнәрдә дә гаилә өстәлендәге кадерле кунак, сәфәр чыкканда кешеләрнең аерылмас юлдашы һәм иң гаҗәбе беркайчан да туйдырмый, гайрәтне кайтармый торган эчемлек!
Халыклар кулланган бер генә эчемлек тә әдәбиятта һәм сәнгатьтә чәй кебек макталмагандыр, мөгаен. Ул татар халык иҗатының күп кенә жанрларында, узган чорлар һәм бүгенге көн татар язучылары әсәрләрендә дә чагылыш тапты.
Бу җиһанда ул Алланың ләзиз нигъмәтләре күптер,
Вә ләкин бу безнең җирдә шул чәйдән һичбере юктыр.
Бу чәй кебек дәва юктыр, гаҗәп хасыяте күптер,
Әгәр ачлар эчәр булса, белерсең, һәммәсе туктыр.
Ни җәй фасылында берәүне һава сукса эсселектән,
Эчәр булса бу чәйне ул, котылыр ул шул афәттән.
Кышның көннәрендә дәхи салкын алдырса бер адәм,
Самовар белән чәй эчсә, суыклыгы китәр тәмам.

Татар халкының Чәй бәетечәйгә менә шулай мәдхия җырлый.
Татар авылларының берсендә бик карт бер бабай яшәгән дип сөйлиләр.
Шулай бер чакны аксакал кунакка барган һәм чынаягына өрә-өрә унынчы чәшкәне бушата икән.
-Эч, эч, бабай, - дип кыстыйлар ди хуҗалар.
-Рәхмәт балалар, мин туйдым инде .Менә шуны гына эчеп бетерәм, аннары тагын берне,аннары соңгысын, ә аннары җитәр дә, бәлки,- дип җавап биргән ди карт маңгай тирен сөртеп.
Күренекле татар язучысы Гомәр Бәширов тарафыннан эшкәртелгән бу мәзәк дөреслеккә бик якын тора: Татарстанда чәй аксакаллар да, яшьләр дә яратып куллана торган милли эчемлек. Ул халыкның көндәлек ихтыяҗына әверелеп китте, шуңа күрә татарларда бик сирәк әңгәмә хуш исле чәйдән башка уза. Татар гаиләләрендә көн иртәнге чәйдән башлана һәм шушы ук затлы эчемлек белән тәмамлана. Менә өченче гасыр инде борынгы чәйгә чакыруйоласы һаман модада.
Менә бүген без сезне Физика чәй эчкәндә дип аталган (класстан тыш чара ) кичәгә чакырдык. Хәзер сүзне 11 класс укучылары Моратова Райләгә, Галимҗанова Гөлназга һәм 8 нче класс укучыларына бирәбез.
Гөлназ сеңлем сез сорауларын укырсыз, ә Райлә сеңлем, 8 нче класс җавапларын биргәннән соң, җюрига һәм тамашачыларга аларның дөрес җавап биргәннәрен белү өчен җавапларын укырсыз.
Әйдәгез чәйгә рәхим итик.
II Төп өлеш.
Физика чәй эчкәндә дип аталган 11класс укучылары:Сулейманова Алсу, Галимҗанова Гөлназ, Моратова Раилә төзегән презентация экранга төшерелә.
2 командага бүленгән 8 классукучылары җавап бирә.
Жюри баллар куеп бара.
Йомгаклау.
Татарстанда хәзер дә чәй эчәргә бик яраталар.Самоварсыз йорт бик сирәктер. Дөрес, күпчелеге электр самоварлары, аларны ягып җибәрергә дә, өрдерергә дә, кагарга да кирәкми. Ә менә бер яки ике чиләкле чын самоварлар санаулы гына калып бара. Ләкин халык йоласы бер дә искерми. Һәм:Эчсәң чәй җанда җәй, Чәй туйдырмый, ләкин җанны юа,сусынны кайтара,Чәй чәшкәсе - өч, беләккә иңә - көч, - дигән татар мәкальләре дә картаймыйлар.
Самовар Казан халкы күңеленә хуш килә:
Самоварның калайлары
Тимер икән, җиз икән
Тимер булса, җиз булса да
Кайнаулары тиз икән,-дигән яңа татар такмазасы туа.
Чәй сүзен башка халыклар да кытайлардан алганнар. Кытайның төрле провинцияләрендә ул ча, цха, гха, чья, тья дип әйтелсә дә бер иероглиф белән күрсәтелә. Японнар һәм кореялеләр хәзер аны тья тибетлылар ёщм монголлар цай, һиндстан, Пакистан, Багладеш халыклары- джой, гарәпләр-шай, инглизләр-ти, португаллар- чаа, испаннар, голландлар, алманнар, французлар тэ дип атыйлар. Кытайның төрле урында өйргән чәй атамасы шул рәвешле үзгәреп безнең якларга да килеп җитә.
Кәрван Казан аша узган...

Бу вакытта йорт саен
Кайный самавыр һаман
Чәйнекләрдә пешмәктә
Чәй фирмасы Караван


Өйдә хуш ис чәчелгән
Һәркем күңеле ачылган
Нинди фирма чәе бу!-
Каравандыр, Караван

Чәе исләргә төшеп
Халык эшне ташлыйлар
Тәмле-тәмле сөйләшеп
Чәй эчәргә башлыйлар.
Үзенчәлекле бу чәй рекламасының авторы Г.Тукай. Шагыйрь үзенең Тәүлек исемле шигырен 1908 елда бик ерак илләрдә үскән шушы эчемлек төялгән беренче кәрваннар Кытайдан Казан аша Мәскәүгә агыла башлауга 250 еллап вакыт узгач язган.
Казанда чәй төп сәүдә продукты булып кына калмыйча, киң кулланыла торган эчемлеккә әверелә. Акча һәм ашату-эчертү белән бергә хезмәт арасында төзелгән килешүләрдә дә күрсәтелә.
Эңгер төште. Өстәлне балкытып,
Шаулап утыра кичке самовар
Чәйнектәге бөртек чәйне җылытып
Күтәрелә аннан җиңел пар.
Пушкин бу юлларны Казанга килгәнче яза, ә 1883 нче елның сентябрендә шагыйрь кунакчыл калабызда чәй калмагандыр дип уйлыйбыз.
Күренекле татар шагыйре Ш.Галиев шигырьләренә дә тукталыйк:
Сыбызгылы чәйнек
Чәйнек сызгырып тора,
Малай кызыгып тора,
Күзен кыздырып тора:
-Нинди озын сызгыра,
Бу миннән дә уздыра!

Әтисе көлеп карый:
-Ул сызгырса да ярый,-
Чәй безнең белән сөйләшә-
Чәй кайнатып өлгертте,
Өлгерткәнне белгертте!

Шәвәли чәен эчте,
Сызгырырга кереште..
Әтисе бармак яный!
Малай елмаеп карый:
-Мин сызгырсам да ярый,
Чәйнек белән сөйләшәм-
Чәйне эчеп өлгерттем,
Рәхмәтемне белгерттем!

Чәйгә чумган шикәр турында әкият.
Бер шакмак шикәр
Чәйгә чумган, ди,
Икенче шакмак
Көтеп торган, ди.

Саный-саный ул
Меңгә җиткән, ди.
Ә теге һаман
Чыкмый икән, ди...

Санап караган
Янә бер меңне:
Ә соң ул йөзә
белә идеме?

...Әкият бу, диеп
Бер дә син көлмә-
Йөзә белмәсәң,
Чәйгә сикермә!
Сыбызгылы чәйнек, Чәйгә чумган шикәр турында әкият шигырьләрендәге күренешләрне физик яктан ничек аңлатасыз? (диффузия, кайнау)
Хәзер сүзне жюрига бирәбез.
Бүгенге класстан тыш чарада Чәй эчкәндә физика кирәкме-дигән сорауга җавап тапкансыз дип ышанып калам. Эчкән чәйләребез сәләмәтлекләребезне арттырып, зиһеннәребезне ачып, логик фикерләүләребезне үстереп буыннан буынга күчеп барсын дигән өмет белән яшик. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Добавила:
Сагида Минихановна Валиева
Сагида Минихановна Валиева


ЭТОТ МАТЕРИАЛ В ИНТЕРНЕТЕ

Просмотр ссылок доступен только зарегистрированным пользователям


ОБСУЖДЕНИЕ


Зинаида Элбэговна Доржиева2010-12-02 15:01:44 - Зинаида Элбэговна Доржиева
пожалуйста переведите))))

Прокомментируйте!

Выскажите Ваше мнение:

Зарегистрироваться










  Copyright © 2berega.spb.ru, ПроШколу.ру, 2007-2024. Все права защищены.   Контакты
Использование материалов данного ресурса допустимо только с письменного разрешения администрации сайта.

Поиск по порталу